Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә узачак XXVI Бөтенроссия Сабан туе мәйданнарын карады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә узачак XXVI Бөтенроссия Сабан туе мәйданчыкларын карап чыкты. Мәйданчыкларда шулай ук Омск өлкәсе Хөкүмәте Рәисе урынбасарлары Игорь Горбатенко һәм Иван Колесник, шулай ук төбәк һәм шәһәр хакимияте вәкилләре булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәмнең төп урыны итеп Омск шәһәрендәге «Яшел утрау» паркы билгеләнгән. Бу – шәһәрнең иң күркәм һәм киң җәмәгать урыннарының берсе. Парк спорт ярышлары, концертлар, халык бәйрәмнәре һәм һөнәрчелек күргәзмәләре кебек зур чараларны үткәрү өчен мөмкинлекләр тудыра.
Сафәр барышында Васил Шәйхразыев паркның хәзерге торышы һәм әзерлек эшләре белән танышты, шулай ук оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды. Аерым игътибар кунаклар һәм катнашучылар өчен уңайлы шартлар тудыруга, куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм бай мәдәни программа әзерләүгә юнәлтелде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз