news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Эбәргүл авылы халкы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсендә Эбәргүл авылы халкы белән очрашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Эбәргүл авылында булды. Әлеге торак пунктка су басудан башка территорияләргә караганда күбрәк зыян күргән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биредә 38 йортны су баскан. Шулай ук авылда клуб һәм кибет яраксыз хәлдә. Бирегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән йөк китерелде. Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының 5 участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100