news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы белән Иртыш Сабан туе турында фикер алышты

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе губернаторы белән Иртыш Сабан туе турында фикер алышты
Фото: Омск өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко белән очрашты. Очрашу барышында Омск өлкәсенең Усть-Ишим муниципаль районында су басудан зыян күргән авылларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Васил Шәйхразыев губернаторга Әбәркүл, Әшевән, Олы Бүрән авылларына баруы турында хәбәр итте. Авыл халкы Омск өлкәсе җитәкчелегенең эшен югары бәяли һәм губернаторга зур рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Алга таба җитәкчеләр II Халыкара Иртыш Сабан туе турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта барлык оештыру мәсьәләләре хәл ителгән һәм иртәгә, 27 июльдә, II Халыкара Иртыш Сабантуе Омск өлкәсендә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен үз ишекләрен ачачак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100