news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Әшеван авылы халкы белән очрашкан

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсе Әшеван авылы халкы белән очрашкан
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшеван авылында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Васил Шәйхразыев авыл халкы белән аралашты, аларны борчыган мәсьәләләр буенча сорауларга җавап бирде. Шулай ук бирегә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән азык-төлек белән йөк китерелде. Исегезгә төшерәбез, быел Омск өлкәсенең Усть-Ишим районында дамба өзелде, халыкны су баскан авыллардан эвакуацияләделәр. Усть-Ишим районында су 317 торак йортка һәм 467 йорт яны участогы территориясенә кергән. Автомобиль юлларының биш участогында хәрәкәт чикләнгән, 19 торак пункт киселгән иде», – диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100