Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Октябрьский бистәсендәге «Нур» мөселман дини оешмасында булды
Свердловск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Октябрьский бистәсендәге «Нур» мөселман дини оешмасында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Нур» мәчетенең имам-хатыйбы, Октябрьский бистәсендәге «Нур» мөселман дини оешмасы, Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисе Хәкимҗан хәзрәт кунакны җылы каршы алды.
Хәкимҗан хәзрәт төбәкнең мөселман җәмәгатьчелеге тормышында актив катнаша, мәгърифәтчелек һәм хәйрия эшчәнлеген алып бара, яшь буынны тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Ул Васил Шәйхразыевка мәчет буйлап экскурсия уздырды, оешманың эшчәнлеге, тарихы, мәхәлләдә алып барыла торган рухи һәм белем бирү юнәлешендәге хезмәтләре турында сөйләде.
Васил Шәйхразыев актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия төбәкләрендә яшәүче мөселман һәм татар җәмгыятьләре арасында хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп үтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз