news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Ни өчен татарча сөйләшә торган интерактив колонка - «Алисә» юк?

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев татарча сөйләшә торган интерактив колонка ясарга кирәклеген белдерде.

«Миннән ни өчен татар телендә GPS юл күрсәткече юк, дип сорыйлар. Хәзер бөтен кешедә диярлек «Алиса» дигән интерактив колонка бар, ә ни өчен татарча сөйләшә торган «Алисә» юк? Миңа да аны бүләк иттеләр. Мин аңа: «Әйдә, татарча сөйләшәбез», - дип әйтәм, ә ул: «Юк, сөйләшмим», - ди. Минем татарча сөйләшәсем килә. Димәк, без, «Яндекс»ка чыгып, «Алисә» ясарга тиешбез», - диде Васил Шәйхразыев Милли шураның бюро утырышында.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, интерактив колонка белән аеруча балалар сөйләшергә ярата. «Мөмкинлек табып, татарча сөйләшә торган колонка эшләтеп җибәрергә кирәк», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot