news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Муса Җәлил һәйкәле куелачак урынны карады

Омск өлкәсендә эш сәфәрендә булган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Советлар Союзы Герое, бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле урнаштырылачак мәйданны карап чыкты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәйкәл төзелеше һәм аны ачу тантанасы быел Омск өлкәсендә узачак Федераль Сабантуйның төп вакыйгаларының берсе булачак. Бюстның тантаналы ачылышы 18 июльгә планлаштырылган.

Шагыйрьнең бюстын ясау эше Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган сынчы Винера Абдуллинага ышанып тапшырылган. Монументның куелышы өчен Россия архитекторлар берлеге әгъзасы Сакен Хөсәенов җаваплы булып тора. Һәйкәлне урнаштыру, шулай ук аның тирәсендәге мәйданчыкны тәртипкә китерү һәм төзекләндерү чыгымнарын Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте тулысынча үз өстенә алган.

Васил Шәйхразыев һәйкәл тирәсендәге территорияне төзекләндерү һәм чараны оештыру буенча урындагы оештыру комитеты белән фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot