Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Муса Җәлилнең 120 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез

16 май көнне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы узды. Утырышта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев агымдагы елда башкарган эшләре буенча хисап белән чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә уздырылган чаралар белән таныштырды. Ул киләсе елда каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуын билгеләп үтте һәм әлеге дата зур чаралар белән истә калачагын искәртте.
«Муса Җәлилне без бервакытта да онытмыйбыз. Аңа багышланган «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе хәзер дөньякүләм дәрәҗәдә уздырыла. Быел анда 40 меңнән артык кеше катнашты. Икенче елга Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Без уңайлыклар табып, җыелып бәлки шагыйрьнең туган ягын күрсәтербез. Бәлки Ленинград өлкәсенә барып ул чорын яктыртырга тырышырбыз, бәлки Германиягә юллар ачылып, анда чаралар уздырырбыз. Төрле нокталар аша аның булган урыннары, эшләгән хезмәтләре белән таныштырасыбыз килә. Һичшиксез, аның 120 еллыгын югары дәрәҗәдә билгеләп үтәчәкбез», – диде Васил Шәйхразыев.
Аның сүзләренчә, игътибар каһарман-шагыйрьгә генә булмаячак, аның белән яу кырында башын салган 11 җәлилче исемен популярлаштыру да күз алдында тотыла.
«Без, Муса Җәлил дигәндә, күптәннән бер кешене генә түгел, ә җәлилчеләрне искә алабыз. Без ныклап җәлилчеләрне күтәрергә телибез. Икенче елга үзебезгә шундый зур бурыч куйдык», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз