Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе башлыгына татарларга карата игътибары өчен рәхмәт әйтте
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибиска татарларга карата игътибары өчен рәхмәт җиткерде.
Бүген Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәре белән Мурманскига килде. Ул Мурманск өлкәсе хөкүмәт йортында губернатор урынбасары Владимир Евменьков белән очрашты.
Владимир Евменьков ел башында сөйләшенгән бөтен килешүләр дә өлкә җитәкчелеге тарафыннан үтәлүен җиткерде.
«Җәй көне бик матур итеп Сабантуй уздырдык, анда халыкны татарларның гореф-гадәтләре, милли ашлары белән таныштырдык. Шулай ук Мурманск шәһәренең Мактаулы гражданины Әнвәр Тумпаровка истәлек тактасы куелды», - диде Владимир Евменьков.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, гыйнвар аенда Мурманскида Төньяк федераль округка кергән төбәкләрнең татар милли-мәдәни оешмалары җыены узган. Әлеге җыенда Васил Шәйхразыев губернатор Андрей Чибис белән очрашып, аңа татарлар өчен мөһим мәсьәләләрне җиткергән. «Без бүген килешенүләр тулысынча үтәлгәнен күрәбез», - диде Марс Тукаев.
Васил Шәйхразыев Владимир Евменьков белән бүгенге очрашуда Төньяк флотта хезмәт итүче Татарстан егетләрен дә искә алды, республика алар белән горурлануын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз