news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Мордовиянең «Умырзая» татар ансамбленә сертификат тапшырды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  Мордовиянең «Умырзая» җыр һәм бию ансамбленә милли киемнәр тектерү өчен сертификат тапшырды. Бу турыда конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ул бүләкне кичә Мордовиянең Ләмбрә районында XII Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кысаларында Россиянең  Татарстанның сәнгать осталары катнашында бәйрәмдә чыгышында бирде.

Үз чыгышында Милли Шура рәисе Сабантуйның географиясе елдан-ел киңәюе турында һәм милли бәйрәмебезнең бөтенроссия масштабында беренче тапкыр Мордовия җирендә узуын ассызыклады.

«Монда команда төпле, татарлар белән бердәм, шуңа күрә иң беренче чиратта Мордовия Республикасы башлыгы Артём Здуновка һәм Хөкүмәт рәисе Владимир Сидоровка зур рәхмәтебезне җиткерәм. Сабантуй безне берләштерсен, тарихыбызны сакларга, татар булып калырга мөмкинлек бирсен», – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100