Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Минскида Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсен ачу тантанасында катнашты
18 ноябрьдә Беларусь Милли китапханәсенең Китап музеенда Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсен ачу тантанасы узды.
Чарада Беларусь Республикасына эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Чара кысаларында Васил Шәйхразыев Изге Коръәннең Халыкара күргәзмәсе белән танышты, Китап музеенда булды, анда тәкъдим ителгән уникаль китап басмаларын һәм тарихи экспонатларны карады.
Тантаналы ачылыштан соң «Изге Коръән һәм Беларусь мөселманнарының китап мирасы» темасына түгәрәк өстәл башланды.
Түгәрәк өстәл программасында Коръәннең белорус теленә тәрҗемәсен тәкъдим итү, 1686 елгы Минск тәфсиренең факсимиль басмасы белән таныштыру, тематик докладлар, шулай ук рәсми затлар, дипломатик корпус вәкилләре һәм төрле дини конфессияләр вәкилләренең чыгышлары каралган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз