news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Минск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Васил Шәйхразыев Минск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Беларусь Республикасының Минск шәһәрендә. Биредә ул Минск шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Татарстанның Беларусьтагы вәкиле Илһам Кашапов, Белоруссиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе президиумы рәисе Эльвира Левшевич, «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Гөлсинә Авоськина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм башкалар катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасында хезмәттәшлек һәрвакыт тотрыклы булды.

Милли Шура рәисе шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды. «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара Берлегенең «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале белән Беларусь Республикасының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсенең әгъзалары Ринад Хәкимов, Венера Мәхмүдова, Нәкыя Скакун бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәте хаты белән Беларусь Республикасының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе әгъзалары Зөлфия Сивакова, Венера Сорокина, Зәлия Азарова бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100