news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Милли Шураның киләсе утырышын Йолдыз авылында үткәрергә тәкъдим итте

Васил Шәйхразыев Милли Шураның киләсе утырышын Йолдыз авылында үткәрергә тәкъдим итте
Владимир Васильев

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киләсе утырышын Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылында үткәрергә иәкъдим итте.

Утырыш елның өченче кварталында узарга тиеш, кайсы вакытта узачагын әйтеп булмый әле, диде ул. Милли Шура рәисе көзен бакчаларга агачлар утырта торган вакытта уздырырга кирәк, дип саный.

"Бергә бакчаларга агачлар утыртырбыз, өмә оештырырбыз. Үзебез дә күп итеп алмалар, җиләк-җимешләр алып барырбыз", - диде ул "Казан Экспо" күргәзмә үзәгендә узган Милли Шура утырышында.

news_right_1
news_right_2
news_bot