news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Халкыбыз бер гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде

Васил Шәйхразыев: Халкыбыз бер гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде
Фото: «Татар-информ», Камилә Билалова

Муса Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узучы «Милләт җыены»ның пленар утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

«Бүген бөтен татар халкының йорты булган Татарстан башкаласы Казанда узучы «Милләт җыены» эшендә илебезнең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 965 делегат катнаша», - диде ул.

Шулай ук ул Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның рәхмәт хатын да укып китте.

«Быел без илебез өчен иң зур горурлыгы булган Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Халкыбызның бөек уллары һәм кызлары булган Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Гыйлфан Батыршин, Мәгубә Сыртланова һәм башкалар Бөек Ватан сугышы вакытында татарларны бөтен дөньяга танытты. Бүгенге көндә исә махсус хәрби операциядә аларның оныклары лаеклы рәвештә көрәшәләр, юлбасарлар белән көрәшеп, җиңү көнен якынайталар», - дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Милли Шура рәисе татарларның төрле өлкәләрдәге хезмәтен һәм тарихка керткән зур өлешен билгеләп үтте.

«Татарлар турында сөйләүләр булса да, халкыбыз бер гамәле белән дә үз йөзенә тап төшермәде. Елдан-ел камилләшә барды», - ди ул.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының зур эш башкаруын да искәртеп узды һәм башкарган эшләре белән таныштырды. «30 ел эшләү дәверендә без зур эш юлын үттек. Бүген танылган һәм дәрәҗәле дөнья күләмендә эшләүче оешмага әйләндек», - диде ул.

Васил Шәйхразыев татарлыкны саклауны һәм үстерүне, татар телен, милли гореф-гадәтләрне, татар гаиләсен саклауны конгрессның төп бурычы булуын да билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot