news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Халыкара конференциядә катнаша

Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Халыкара конференциядә катнаша
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдә узучы «Рухи күперләр: Россия һәм Африка» дип аталган Халыкара конференциядә катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Африканың берничә иленнән килгән баш мөфтиләр, Россия дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, төбәк делегацияләре, фән һәм иҗтимагый оешма эшлеклеләре катнаша.

Конференциядә Россия белән Африка арасындагы гуманитар хезмәттәшлек, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм конфессияара диалогны үстерү мәсьәләләре каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot