Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Мәскәүдә хәләл продукцияне үстерү турында сөйләште
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Россия сыйфат системасы» (Роскачество) оешмасы җитәкчесе Максим Протасов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу барышында җитештерүнең ислам стандартларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективаларын һәм Россия җитештерүчеләренең чит ил базарларына чыгу мөмкинлекләрен тикшерделәр.
Шулай ук яклар хәләл продукцияне Россиядә һәм чит илләрдә үстерү турында сөйләштеләр. Очрашу нәтиҗәләре буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде һәм кулланучыларга хәләл продукция турында мәгълүмат җиткерү юнәлешендә уртак эшне көчәйтү кирәклеге турында килешенде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз