news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Мариуполь мәчетендә булды

Васил Шәйхразыев Мариуполь мәчетендә булды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Донецк Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Мариуполь мәчетендә булды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Сөләйман солтан һәм Роксолана исемендәге Мариуполь мәчете ― Донецк Халык Республикасы Мариуполь шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе һәм шул ук исемдәге ислам мәдәни үзәге. 2007 елның 15 октябрендә Төркиядән килгән дәрәҗәле кунаклар катнашында тантаналы рәвештә ачылган: Төркия төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фарук Нафиз Озак, өч урынбасары, парламент депутатлары, Төркиянең төрле провинцияләре губернаторлары һәм мэрлары белән бергә килгән булган.

Бина үзе төрек стилендә төзелгән. Тирә-юньдәге һәрнәрсә ак мәрмәр белән тышланган, ул шулай ук кояш яктысы нурлары астында ак төстә балкый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100