news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев: Мәҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы

Васил Шәйхразыев: Мәҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы
Фото: tatar-congress.org

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасына эш сәфәренең чираттагы этабы кысаларында Гафури районына килде. Рәсми делегацияне район башлыгы Венер Вахитов каршы алды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Сәфәр Гафури районы тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу форматында узды. Бу төбәк – күренекле язучы, шагыйрь, драматург, фольклорчы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуриның туган ягы. 2024 елның июль аенда әдипнең тууына 145 ел тулды. Әлеге дата төбәктә киң билгеләп үтелде.

Васил Шәйхразыев райондагы истәлекле урыннарның берсе – Мәҗит Гафуриның мемориаль музеенда булды. Делегация әдипнең тормыш юлы, иҗаты, халыклар дуслыгы идеясен гәүдәләндергән әдәби мирасы белән танышты. Биредә Милли Шура рәисе музейның истәлек дәфтәренә теләкләрен язды һәм «Җыен» фонды тарафыннан «Шәхесләр» сериясе кысаларында 2021 елда Казанда басылып чыккан Мәҗит Гафури китабын бүләк итте.

Сәфәр барышында Васил Шәйхразыев Мәҗит Гафури бюсты янына чәчәкләр салды, әдипнең татар һәм башкорт мәдәниятләрен берләштерүдәге ролен билгеләп үтте.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, Мәҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы, ә аны өйрәнү һәм популярлаштыру – уртак бурыч.

Сәфәр Гафури районында мәдәни проектлар, төбәкләр арасындагы иҗтимагый һәм гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү мәсьәләләрен карау белән дәвам итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot