news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән очрашты

Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы җитәкчелеге белән очрашты
Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасына килде. Бүген ул биредә «Донбассның традицион диннәре – экстремизмга һәм неонацизмга каршы» дип исемләнгән халыкара конференциядә катнаша.

Васил Шәйхразыев әлеге чара башланганчы берничә рәсми очрашуда булды. Луганск Халык Республикасы Премьер-министры урынбасары Анна Юрьевна Тодорова белән үзара хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда Луганск республиканың мәдәният, спорт һәм туризм министры Дмитрий Сергеевич Сидоров та катнашты. Җитәкчеләр Вице-премьер Васил Шәйхразыевка Луганскига визиты өчен зур рәхмәт җиткерде, дип яза БТК

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Милли Шура рәисе 2022 елда Татарстанда узачак мөһим чаралар хакында сөйләде. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулу уңаеннан узачак бәйрәмдә Донбасстан да вәкилләр катнашуы көтелә. Киләчәктә Луганск Халык Республикасына Татарстаннан дини һәм әдәби китаплар җибәрү турында да сүз булды.

Очрашуда әлеге төбәктә яшәүче милләттәшләребез тормышы турында да фикер алыштылар. Луганск Халык Республикасында 10 меңләп татар яши. 9 мәчет эшли, шуларның 6 сында имам булып татар кешеләре тора. Әлеге мәгълүматны җитәкчеләргә очрашуда катнашкан Алчевск шәһәренең «Таң» татар мәдәни үзәге җитәкчесе Флюр Карачурин җиткерде.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Конференция башланыр алдыннан, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Луганск Халык Республикасы Премьер-министры Сергей Козлов белән очрашып, Татарстанга күчеп кайтучылар, Донбасска гуманитар ярдәм җибәрү мәсьәләләре хакында сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100