news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Кырым татар активистлары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым татар активистлары белән очрашты
Фото: tatar-congress.org

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасында. Биредә ул Кырым-татар активистлары белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда шулай ук Кырым Республикасы мөфти урынбасарлары Асадулла Баиров, Эмир-Асан Умеров, Кырым Республикасының спорт министры урынбасары Шериф Османов, Симферополь шәһәре Советы депутаты Длявер Кайданов, җәмәгать эшлеклесе Тимур Шабутов, адвокат Җәмил Темишев, Кырым Республикасы министры киңәшчесе Решат Махкамов, эшмәкәр Айдер Хайбуллаев катнашты.

Васил Шәйхразыев очрашуда катнашучыларны сәламләде һәм Кырым Республикасына эш сәфәре программасы белән таныштырды. Шулай ук Милли Шура рәисе быел Рамазан аенда ифтарларның Россия төбәкләрендә актив үткәрелүе турында сөйләде.

Тугандаш халык вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессының тәҗрибәсен өйрәнү, проектларын үрнәк итеп алу теләкләрен җиткерде, кырым татар халкының үсеш стратегиясен булдыру өстендә эш алып баруларын аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100