news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасында «Сәләт – Ак Барс» лагере эшчәнлеге белән танышты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасында «Сәләт – Ак Барс» лагере эшчәнлеге белән танышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кырым Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Күптән түгел генә ул «Сәләт – Ак Барс» балалар лагерендә кунакта булып, оешманың эшчәнлеге белән танышты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәләт – Ак Барс» Кырым шәһәренең Форос бистәсендә урнашкан яшьләр үзәге буларак билгеле. Татарстандагы «Сәләт» яшьләр хәрәкәтенең бер өлеше булып тора.

Биредә спортка, иҗатка һәм һөнәри юнәлешкә йөз тоткан яшьләр өчен ел әйләнәсе профильле сменалар тәкъдим итеп, оештырып киләләр.

«Ял итүче балалар өчен милли тәрбияви үсеш тә каралган», – диде «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгенең директоры Кира Маслова.

news_right_1
news_right_2
news_bot