news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы мөфтие Әмирәли хаҗи Аблаев белән фикер алышты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы мөфтие Әмирәли хаҗи Аблаев белән фикер алышты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Симферополь шәһәренең Җәмигъ мәчетендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әмирәли хаҗи Аблаев белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әмирали хаҗи Аблаев әңгәмә барышында кырым-татар телендә сөйләште. Ул Кырымдагы ислам диненең торышы, мөселманнарның тормышы, килеп туган мәсьәләләр һәм аларны хәл итү тәҗрибәләре белән бүлеште. Очрашу бик җылы, дустанә мөһиттә узды, диелә хәбәрдә.

Искәртик, Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кырым Республикасына килде.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot