news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында үзара хезмәттәшлек, Татарстан белән Кырым арасындагы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шулай ук сәнәгать, мәдәният үсеше, балалар ялы программаларына яңалыклар кертү темалары да күтәрелде. Шәйхразыев һәм Аксенов татар халкының бөек шагыйрләре Габдулла Тукайга – 110 еллыгы һәм Муса Җәлилгә – 120 еллыгына багышланган чаралар планы һәм юнәлеше турында да сөйләштеләр. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны уздыру буенча да яңа бурычлар куелды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot