Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев Кыргызстанның Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасы Бишкәк шәһәрендә. Биредә ул Кыргызстан Республикасының Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Алар Бишкәк шәһәрендәге чаралар турында фикер алыштылар һәм киләчәккә бурычлар билгеләделәр, диелә хәбәрдә.
- 2023 елда Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров Указга кул куйды. Аның нигезендә Эрик Бейшембиев Башкортстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Татарстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе территорияләрен үз эченә алган Кыргызстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы итеп билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз