news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Кыргызстанда Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды

Васил Шәйхразыев Кыргызстанда Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Кыргызстандагы Бишкек шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге 29нчы гомум белем бирү мәктәбендә булды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.

Милли Шура рәисе җитәкчелегендәге делегация Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән мәктәп каршында урнашкан татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салды. Шулай ук Кыргызстан мэриясе, хакимияте исеменнән татарлар тарафыннан, Россия илчелегеннән дә чәчкә кәрзиннәре куелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot