Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Кыргыз Республикасы Президенты киңәшчесе белән очрашты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Кыргызстанга эшлекле сәфәре дәвам итә.
Эш программасы кысаларында ул Кыргыз Республикасы Президенты киңәшчесе Медетбек Букуев белән очрашты, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Очрашу барышында ике республика арасында хезмәттәшлек перспективалары, уртак эшчәнлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алышынды. Шулай ук Васил Шәйхразиев Кыргызстан Президенты киңәшчесен Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныштырды һәм оешманың мөһим проектлары һәм чаралары турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз