news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеген булдыруны тәкъдим итте

ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәие Васил Шәйхразыев конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеген булдыруны тәкъдим итте. 

«Дин һәм милләт аерылгысыз. Илебезнең татарлар яшәгән төрле төбәкләрендә якшәмбе мәктәпләре саны арта. Шунысын да әйтергә кирәк: кайбер төбәкләрдә татар милли оешмаларын дин әһелләре җитәкли», - диде Васил Шәйхразыев. 

Ул Ислам рәсми кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү чаралары федераль дәрәҗәдә узуын, төп бәйрәм чаралары узып китсә дә, юбилей чаралары ел ахырына кадәр дәвам итүен билгеләп үтте. «922 елда халкыбыз яшәү рәвешен ислам кануннары нигезендә оештыруны максат итеп куйды, бу  карарыннан кире чигенмәде», - диде Васил Шәйхразыев. 

Ул халкыбызга бик күп асыл сыйфатлар ислам дине аша кергәнен ассызыклады. «Тарихка кергән олы шәхесләребез - Галимҗан Баруди, Ризаэтдин Фәхретдин, төбәкләрдәге йөзләгән мәдрәсәләр татар милли үзаңын үстерүдә мөһим урын алып торалар», - диде. 

Милли шура рәисе 12 нче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узганын искәитте. «1100 дин әһеле 10 мең кеше сыйдырышлы Җәмигъ мәчетенә истәлекле таш куюда катнашты. Җомга намазында бөтен милләттәшләр исеменнән дога кылынды. Бергәләшеп намаз кылырга да насыйп булсын», - диде.

«Ислам татарсыз, бәлки, яши алыр, ләкин татар исламсыз яши алмас. Меңнәрчә еллар ислам цивилизациясендә яшәп, татар мәдәнияте, сәнгате, әдәбияте ислам кыйммәтләре белән үрелеп барган. Бүген татар мөселман цивилизациясе барлыкка килде. Әлеге вазгыятьне истә тотып, конгресста дин әһелләре белән эшләү бүлеген булдыруны тәкъдим итәм. Ул мөфтияләр белән даими эшләү юнәлешеннән тыш, татарлыкны, милли рухны үстерү максатыннан оештырылачак», - диде Васил Шәйхразыев.

Бу минутларда Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышы уза. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100