Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Киров өлкәсе Нократ Аланында Сабантуй мәйданчыгын бәяләде
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәренә килде. Сәфәр кысаларында ул XV Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк мәйданчыкларны карады, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Әлеге чарада Нократ Аланы муниципаль берәмлеге башлыгы Виктория Палевина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башка рәсми затлар кушылды. Алар Сабан туе үтәчәк төп сәхнә, спорт мәйданчыклары, күргәзмә павильоннары һәм ярминкә урыннарын карап чыкты, әзерлек эшләренең барышы белән танышты.
- XV Бөтенроссия авыл Сабан туе 27–28 июньдә узачак. Ике көн дәвамында кунакларны бай мәдәни программа көтә. Татарстаннан, Киров өлкәсеннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы, фермерлар продукциясе, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре, җирле җитештерүчеләрнең сувенирлары һәм азык-төлек ярминкәләре тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз