news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Киров Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Киров шәһәренә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Биредә ул Киров өлкәсе губернаторы һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Савельев белән бергә Җәмигъ мәчетендә ремонт эшләре барышы белән танышты. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасы мәчетне ремонтлау өчен матди ярдәм күрсәтте.

Кировтагы Җәмигъ мәчете шәһәрнең үзәк тарихи өлешендә урнашкан. 1909 елда Киров архитекторы Василий Дружинин проекты буенча төзелгән әлеге мәчет Кировта мондый типтагы бердәнбер культ корылмасы булып тора.

Мәчет янында мәктәп эшләгән булган. 1911 елгы мәгълүматларга караганда, мөселман мәктәбендә 39 укучы белем алган: 18 малай һәм 21 кыз. 1928 елда мәчеттә янгын чыга, аның манарасы яна. 1930 еллар башында мәчет ябыла һәм 1990 еллар уртасына кадәр үз билгеләнеше буенча эшләми. Бинада төрле дәүләт учреждениеләре, мәсәлән, геологик разведка һәм хәтта фатирлар урнашкан була.

Киров мөселман җәмгыяте 1996 елда гына бинаны үзенә кире кайтара ала. Ул чакта мәчетнең беренче катын гына бирәләр. Дүрт ел үткәч мөселманнар тулысынча бөтен бинаны үзенеке итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100