Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев: Киләсе елдан Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелды
Узган бишьеллыкта Сабантуйны уздыру Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе булган.
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды пленар утырышында киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару бурычы куелганын әйтте.
«Узган бишьеллыкта милли бәйрәмебез Сабантуйны уздыру Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге юнәлешләренең берсе иде. Сабантуйлар ярдәмендә дөньяны татар милләтенең рухи байлыгы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз.
Федераль һәм бөтенроссия авыл Сабантуйларына шахтерлар һәм көньяк Сабантуйлары өстәлде», - диде Васил Шәйхразыев үз чыгышында.
Милли шура рәисе быел беренче мәртәбә Казахтстанда Иртыш буе Сабан туе, ә киләсе елда Түбән Новгородта тәүге Идел буе Сабан туе уздырылачагын белдерде.
«Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә киләсе елдан башлап Сабантуйларга милли үзенчәлекне кайтару - безнең бурыч булып тора», - диде Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз