news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсендә V Халыкара шахтерлар Сабантуенда катнашачак

10 июльдә, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәренә эшлекле сәфәр белән килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аны рәсми рәвештә Прокопьевски шәһәре башлыгы Максим Шкарабейников каршы алды.

Визитның төп максаты — 12 июль көнне үтәчәк V Халыкара шахтерлар Сабантуенда катнашу.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot