news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Казахстандагы татар активистларын бүләкләде

Васил Шәйхразыев Казахстандагы татар активистларын бүләкләде
Фото: tatar-congress.org

Петропавловскидагы Сабантуйның мәдәни программасы кысаларында Николай Погодин исемендәге өлкә рус драма театрында Татарстан Республикасы осталарының зур концерты булды. Кичнең төп вакыйгасы татар активларын бүләкләү тантанасы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды. Ул тарихи ватаннан читтә яшәп тә татар милләтен үстерүгә зур өлеш керткән милләттәшләребезгә рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Рәисе указы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карарлары нигезендә, милләтара татулыкны ныгытуга, милли мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләр тапшырылды.

«Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының 100 еллыгы» медале белән Астана шәһәренең «Дуслык» татар иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Низаметдинова Җәннәт Әсхәт кызы, Абай өлкәсенең «Татар иҗтимагый үзәге» иҗтимагый оешмасы президиумы әгъзасы Хаҗипов Рафаил Сәетмәгърүф улы, «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге идарәсе рәисе урынбасары Шәрипова Победа Фазыл кызы билгеләп үтелде.

Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдындагы казанышлар өчен» медале белән Төньяк Казахстан өлкәсе «Дуслык» татар-башкорт үзәге активистлары Бикмөхәмәтова Рәйсә Гариф кызы, Даутова Гөлҗиһан Нигъмәтулла кызы һәм Сисанбаев Марат Ильяс улы бүләкләнде.

Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен «Бөтендөнья татар конгрессы»ның Рәхмәт хатларына Габделхаков Ринат Рәиф улы, Мөхәмәдшин Ринат Таһир улы һәм Хафизов Альберт Әнвәр улы лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot