Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Казахстанда татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга килде. Ул эш сәфәрен Астана шәһәреннән башлады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Биредә Татарстан делегациясен Россотрудничествоның Казахстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Ирек Зиннуров, «Казахстан татар һәм башкорт конгрессы» республика иҗтимагый берләшмәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов, Астана шәһәренең «Таң» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе, билбау көрәше һәм көрәшнең башка милли төрләре ассоциациясе вице-президенты Рәфыйкъ Вәлиев, Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре каршы алды.
Васил Шәйхразыев алар белән аерым очрашып, Астандагы татар иҗтимагый оешмалары, Казахстандагы Россотрудничество эшчәнлеге белән танышты, киләчәктә үзара хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында сөйләште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз