news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Казахстанда: «Абай укулары»ның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк

Васил Шәйхразыев Казахстанда: «Абай укулары»ның дәрәҗәсен күтәрергә кирәк
Фото: © «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Абай укулары»ның дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген әйтте. Милли шура рәисенең Казахстанга эш сәфәре Сәмәй шәһәрендә Абай һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды.

«Абай өлкәсе чәчәк атарга тиеш. Шул рәвешле без тарих һәм шәхескә мөнәсәбәтне күрсәтәбез. Бу территорияне үстерергә, бик күп проектлар булдырырга, инвесторларны җәлеп итәргә кирәк. «Абай укулары»н халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Без язучы, шагыйрьләрне җибәрә алабыз. Бу фестивальне күтәрергә кирәк. Ул дөнья проектына әйләнергә тиеш», - диде ул.

Хәзерге вакытта «Абай укулары» сентябрь аенда республика дәрәҗәсендә уза.

Аннан соң, Милли шура рәисе өлкә хакиме белән очрашты.

  • Казахстанда Абай өлкәсе 2022 елда барлыкка килде.

Абай Кунанбай (1845-1904) - казах халкының язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы, мәгърифәтче, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе. Ул ялкынлы шагыйрь булу белән бергә композитор буларак та таныла. Абай беренчеләрдән булып Байрон, Гёте, Крылов, Лермонтов, Пушкин әсәрләрен туган теленә тәрҗемә итә. Казах халкына рус мәдәниятен танытуга зур тырышлык куя

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100