Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Казахстанда Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музеенда булды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Семипалатинск шәһәрендә урнашкан Абай Кунанбаевның әдәби-мемориаль музее белән танышты. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Музей 1940 елда язучы һәм шагыйрь Абай Кунанбаевның 95 еллыгына багышлап ачылган.
Шагыйрьнең 125 еллык юбилее алдыннан 1970 елда музей реконструкцияләнә. Бинаның архитектур йөзе үзенең беренче кыяфәтен саклап калган. Музейның биш бүлмәсендә һәм өч залында Абайның туганнары һәм дуслары тарафыннан тапшырылган әйберләр тәкъдим ителгән.
Алар арасында гарәп, фарсы, төрек, рус телләрендәге китаплар, ул еллардагы фотодокументлар, шагыйрь гаиләсенең ядкарьләре, Абай Кунанбаев шәхсән үзе җыйган экспонатлар бар.
- Абай Кунанбаев – казах шагыйре, музыкант, халык мәгърифәтчесе, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, казах язма әдәбиятына нигез салучы һәм аның беренче классигы. Ул Ш.Мәрҗәни шәкерте, Казандагы Мәрҗәни мәчетен тәмамлап Семипалатинскига килгән Әхмәт Риза мәчет-мәдрәсәсендә белем алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз