Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Кави Нәҗминең тууына 125 ел тулу уңаеннан истәлекле чаралар үткәрелә
Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы үзәге булган Уразавыл авылында татар язучысы Кави Нәҗмигә һәйкәл-бюст ачылды. Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән республика бюджеты хисабына әзерләнгән, ә һәйкәл куелачак урынны төзекләндерү һәм постамент ясау чыгымнарын үз өстенә язучының якташлары алган. Бу хакта «Интертат» хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев истәлекле даталарны билгеләп үтүдә һәм күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдә җитәкчелек ярдәменең мөһимлеген ассызыклады.
«Бөтендөнья татар конгрессы да күренекле шәхесләребезнең юбилейларына зур игътибар бирә. Габдулла Тукайның тууына – 140, Муса Җәлил белән Сара Садыйкованың тууына – 120, Кави Нәҗминең тууына 125 ел тулу уңаеннан төрле төбәкләрдә истәлекле чаралар үткәрелә, мемориаль такталар, бюстлар һәм һәйкәлләр ачыла, китаплар басыла.
Җәмәгатьчелекнең башлангычларына җитәкчелек тә ярдәм иткәндә, бу халык һәм ил өчен зур бүләккә әверелә. Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе, шулай ук Глеб Никитинның башлангычны хуплавы һәм ярдәм итүе нәтиҗәсендә бу идеянең бүген тормышка ашуы безнең өчен аеруча куанычлы», – диде Васил Шәйхразыев.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз