news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев киләчәктә татарлар санын арттыру өчен катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәклеген әйтте.

«Без җил тегермәненә каршы тора алмаган кебек, глобализациягә дә каршы тора алмыйбыз. Россиядә һәр баланың русча, ә дөньяда бөтен кешенең инглизчә беләсе килә. Безгә айкидо көрәшендәге хәрәкәтне кулланып, килгән каршылыкны бөтереп җибәрергә, ягъни катнаш никахлардан туган балаларга татар рухы сеңдерергә кирәк», - диде Васил Шәйхразыев Милли шураның бюро утырышында.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, кеше татар булсын өчен, иң беренче, аның рухы татар булырга тиеш. «Татарча белсәң татар буласың, белмәсәң – татар булмыйсың дип беркайчан әйткәнебез юк», - диде ул.

Милли шура рәисе төбәкләрдә татар яшьләре җыела торган урыннар кирәклегенә басым ясады. «Татар яшьләренә очрашып, кавышыр урыннар юк икән, каян тапсын алар үзләренә татар милләтендәге ярны», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев җанисәп алдыннан гына эшләп алуның хәзер нәтиҗәсе юклыгын белдерде. «Җанисәпкә кадәр бер-ике ел алдан төбәккә киләбез дә, эшләп алабыз. Бүген ул стандартлар эшләми. Яшьләргә игътибар кирәк. Без балалар бакчасына барыпмы, яшьләр белән очрашкандамы татар орлыклары сала алабыз икән, өмет булачак. Вакыт җиткәч кенә «әйдә» дию авырга туры киләчәк», - диде Милли шура рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100