Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев Истанбулда узачак Бөтендөнья хәләл саммитында катнаша
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 25-27 ноябрьдә Төркия Республикасына эш сәфәрендә булачак. Сәфәрнең максаты – World Halal Summit 2026 Бөтендөнья хәләл саммиты эшендә катнашу. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Саммит – хәләл индустриясенең иң зур халыкара чарасы. Ул Ислам илләренең стандартлаштыру һәм метрология институты (SMIIC), шулай ук Локман Хеким университеты катнашында оештырыла.
Быелгы саммитның төп темалары - тотрыклы хәләл икътисад һәм калдыклар күләмен киметү. Эшлекле программа финанс, туризм, азык-төлек һәм фармацевтика тармакларын, косметика һәм тыйнак мода юнәлешләрен колачлый.
Саммитның беренче эш көнендә, 26 ноябрьдә, Васил Шәйхразыев World Halal Summit 2026 күргәзмәсе белән танышачак һәм берничә эшлекле очрашу үткәрәчәк. Алар арасында SMIIC җитәкчелеге белән сөйләшүләр дә бар: генераль секретарь Ихсан Овют һәм директорлар советы рәисе доктор Саад Әл-Касаби белән очрашулар планлаштырылган. Шулай ук Согуд Гарәбстанының «Saudi Halal Center» үзәге башкарма директоры Абдулазиз Әл-Рушуди һәм Катар вәкилләре белән очрашу да каралган.
27 ноябрьдә программа Гебзе шәһәрендә (Коджаэли провинциясе) урнашкан TÜBİTAK UME Милли метрология институтына сәфәр белән дәвам итәчәк. Анда Татарстан делегациясе җитәкчесе институт лабораторияләренең эшчәнлеге белән танышырга ниятли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз