Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев: Иртыш буе Сабан туе — көчне һәм бердәмлекне дәлилли
Бүген Омск шәһәрендә Халыкара Иртыш буе Сабан туе уза. Аның ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Омск губернаторы, өлкәнең Хөкүмәт рәисе Виталий Хоценко халыкны сәламләде һәм милли бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен ирештерделәр.
Васил Габтелгаяз улы әйтүенчә, әлеге Сабантуй — көч һәм бердәмлекне дәлилли. «Бөек Тукай телендә һәрберегез белән «исәнмесез» дип исәнләшәм. Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ихлас котлыйм. Без беренче Иртыш буе Сабан туен Казахстанда уздырган идек», — диде Васил Шәйхразыев.
Җитәкче шулай ук Омск өлкәсендә булган су ташу гарасаты вакытында да күпмилләтле Омск халкының бердәм булуын ассызыклады.
Сабантуй байрагын күтәрү өчен «Звонаревокутское» авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Омск өлкәсе кыр остазы Илфир Фазылҗан улы Еникеев һәм Омск өлкәсе Төбәк сабан туеның баш батыры, көрәшче Наил Моратов чакырылды.
Сабан туенда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Һәм Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авылы мәдәният йортының «Авылым җәүһәрләре» гаилә ансамбле балага исем кушу йоласын күрсәтте.
Сабантуй буена Татарстан тарафыннан тәкъдим ителгән «Татар утары» эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз