Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды
Прокопьевск шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев «Җир асты байлыкларын буйсындыручылар» һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада шулай ук Кемерово өлкәсе Кузбасс Хөкүмәте Рәисе Андрей Панов, Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары катнашты.
«Җир асты байлыкларын буйсындыручыларга» һәйкәле Тырган микрорайонындагы Тантаналар мәйданында урнашкан. Скульптура композициясе шахтер хезмәте геройларына багышланган һәм шахтерларның ике бронза фигурасыннан тора, аларның берсе кулында чүкеч тоткан, икенчесе – кайло. Фигураларның биеклеге – 3 метр, постаментның биеклеге – 1,59 метр.Һәйкәлнең авторы – Зинич Константин Мелатдинович.
Соңрак Васил Шәйхразыев «Нәсыйха» мәчетендә булды. Прокопьевскидагы «Нәсыйха» мәчете 2023 елда тулы көченә эшли башлады. Ул Серов урамында урнашкан һәм 700 кешене сыйдыра.
Мәчет төзелеше дүрт ел дәвам итә. Шәһәр мөселманнарының дини оешмасы тарихы 1994 елда, инициатив төркем «Мәхәллә-Рамазан» оешмасын булдыргач башлана. Беренче мәчетне яр буе урамында ачканнар, әмма вакыт узу белән бина барлык теләүчеләрне сыйдыра алмый башлый, шуңа күрә 2019нчы елда тагын бер мәчет төзергә карар кылынган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз