news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылына беренче баруы турында: Фашистлар яндырып киткән кебек иде

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылына беренче баруы турында: Фашистлар яндырып киткән кебек иде
Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда янгыннан каза күргән Йолдыз авылына беренче баргач кичергән хисләре турында сөйләде.

«Бәлки, ир-егет, офицер булганга шулай булгандыр. Сугыш күз алдына килде. Авылга фашистлар килеп, барысын да яндырып киткән кебек иде. Советлар Союзындагы кинолардагы кебек: бөтен җир янган, пыскып тора, морҗалар гына калган. Кешеләрдә күз яше дә юк, алар нинди фаҗигагә тарыганны аңламыйча да басып тора. Бөтен тормышның мәгънәсе бетүен генә аңлыйлар. Йөрәккә килеп кадалган беренче әйбер шушы иде», - дип искә алды ул.

Фото: © «Татар-информ», Рәмис Латыйпов

Аның сүзләренчә, халык белән беренче очрашуда җитәкчеләр алдында торган төп бурыч өмет бирү булган. «Авылдашларны мәдәният йортына җыйгач, ниндидер ярдәмнәр турында сөйләшеп булмый иде әле, аларны шушы эчке авырлыктан чыгару кирәк иде. Курган өлкәсе губернаторы белән безнең беренче бурыч, халыкны тетрәнүдән чыгарып, өмет бирү иде. Алар еламый да, сорау да бирми, диалог юк. Мондый очракта өмет бирү - иң авыр әйберләрнең берсе. Барган саен җиңел булмады», - диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Аның сүзләренчә, ярдәм килә башлагач, эш башлангач, халык Татарстан кунакларын көтеп ала башлаган. «Янган нигездә безне каршылый башладылар. Һәрберсе ниләр эшлисе килгәнен әйтте, диалог башланды», - диде Милли шура рәисе.

Ул Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Йолдыз авылында узган никах мәҗлесен дә искә алды. «Көл өстендә мәхәббәтне, авылның бердәмлеген күрсәтә алдык», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100