news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Йолдыз авылын барлык татар дөньясы күтәрәчәк

Васил Шәйхразыев: Йолдыз авылын барлык татар дөньясы күтәрәчәк
Салават Камалетдинов

ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз-Эчкен авылында чыккан янгынны бөтен татар дөньясы өчен зур сынау булуын әйтте. Ул Эчкен авылына ярдәм итү турында Әстерхан өлкәсе Иске Канга авылында Татарстан артистлары куйган концерт ачылышында сөйләде.

«Әстерхан өлкәсенә мин Курган өлкәсеннән килдем. Хәтерләсәгез, Эчкен (Йолдыз) авылында янгын булган иде. 223 йорт янып, көлгә әйләнде. Җиде кеше вафат булды. Авыл Бөек Ватан сугышыннан соң калган җир буларак кабул ителде: йортның мичләре генә басып калган. Әби-бабаларыбыз: «Бөтен өмет өлкә җитәкчелегенә һәм татарларга», - диде», - дип сөйләде Васил Шәйхразыев.

Янгыннан соң Бөтендөнья татар конгрессы гуманитар ярдәм җыйды һәм Йолдызга илтте. Ярдәмне төрле төбәкләрдән китерделәр.

Васил Шәйхразыев авылны барлык татар дөньясы бергәләп тергезәчәгенә ышануын әйтте.

«Кешеләр белән очрашканда алар үзләренең татар булуларын горурланып әйтә, өч-дүрт ай эчендә 223 йортны яңадан күтәрергә, ярдәм итәргә теләкләре бар. Бу авылны барлык татар дөньясы күтәреп чыгачак. Биргән сәдакаларыгыз, әйберләрегез өчен рәхмәт. Ләкин әле алда зур эшләр бар. Аллаһ боерса, ерып чыгарбыз дип өметләнәбез», - диде ул концерт ачылышында, Әстерхан өлкәсе татарларына мөрәҗәгать итеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100