news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: Йолдыз авылы татар халкы бердәмлеге символына әверелергә мөмкин

Васил Шәйхразыев: Йолдыз авылы татар халкы бердәмлеге символына әверелергә мөмкин
Рәмис Латыйпов

Курган өлкәсенең Йолдыз авылы татар халкы бердәмлеге символына әверелергә мөмкин. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышында шул хакта әйтте.

«Сабан туйлары, милли бәйрәмнәр татарларны берләштерсә дә, кайгылар, афәтләр дә ныгыта, терәк хисләрен арттыра», - ди Васил Шәйхразыев.

 

Фото: © Владимир Васильев

Ул 2021 елның 6 маенда Омск өлкәсе Каракүл авылы янып, бөтен татар халкы ярдәм иткәнен искәртте.

«Быел 8 май таңында татар халкын тетрәткән кайгылы хәбәр килде: Курган өлкәсе Йолдыз авылында көчле янгын чыкты. 250 дән артык йорты янды, 7 кеше һәлак булды. Кайгылы хәбәр таралу белән Бөтендөнья татар конрессы, мөфтиятләр гуманитар ярдәм акциясен игълан итте. Ике көн эчендә 2 млн сумнан артык акча җыелып, 20 тонна гуманитар йөк җибәрдек. 22 майда тагын өч йөк кәрван юлга чыгачак», - дип белдерде.

Милли Шура рәисе 24 майда Курган өлкәсендә халык белән очрашу көтелгәнен әйтте. «Татнефть» ширкәте хәйрия фонды да ярдәм кулы сузарга әзер. Йолдыз авылында тиз сафка баса торган йортлар төзү турында карар кабул итте», - диде.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, Йолдыз авылының 30 дан артык баласын июнь башында Актанышта лагерьга җибәрү күздә тотыла. «Йолдыз авылын торгызуда бөтен татар эшмәкәрләре катнаша. Йолдыз авылы татар халкының бердәмлеге симовлына әверелергә мөмкин», - диде.

Форумда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша. Казан шәһәренең «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин Коръән укып дога кылды.

Фоторепортаж: Рәмис Латыйпов
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100