news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбен Белем көне белән котлады

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбен Белем көне белән котлады
Фото: https://tatar-congress.org

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсе Йолдыз авылына килде. Биредә ул мәктәп укучыларын, укытучыларын һәм әти-әниләрне Белем көне белән котлады. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Мин сезнең белән очрашуыма шатмын. Сезнең мәктәп тулысынча уку елына әзер. Җәй көне инде сезгә матур һәм уңайлы формалар тектерелде. Яңа уку елы бары тик уңышлар гына алып килсен! Тырышып укуыгызны һәм шушы мәктәпкә горурланып йөрүегезне телим!» – диде ул.

Милли Шура рәисе мәктәп укытучыларына 14 ноутбук, беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары, мәктәпкә дәреслекләр бүләк итте.

Чарада шулай ук Шадринск районы башлыгы Дмитрий Жуков катнашты.

Бүгенге көндә авыл мәктәбендә 62 укучы белем ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot