news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын яңа уку елы белән котлаячак

Бүген, 31 август , Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Курган өлкәсе Шадрин районы Йолдыз авылына бара. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Биредә ул Йолдыз авылы мәктәбе укучыларын яңа уку елы белән котлаячак.

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы укучыларга велосипед, рюкзак һәм мәктәп формалары бүләк итте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot