Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Васил Шәйхразыев: Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез
Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы дөньядагы сәясәтне аңлап эшли белүен билгеләп үтте.
«Иң беренче зур рәхмәтем һәрбер татар кешесенә, оешма җитәкчесенә, Милли шура әгъзаларына. Биш ел эчендә төпләп эшләргә теләдек, ләкин дөньяның үз сәясәте, үз вазгыяте бар. Җилнең кая искәнен аңлап эшли беләбез. Бер караганда, төбәкләргә баргач, трибунадан ныклап әйтәсе килә. Икенче караганда, әйткән сүзләрнең анда яшәгән татарларга файдасы булырмы соң, дип уйлыйсың», - диде Васил Шәйхразыев Милли шура утырышында.
Васил Шәйхразыев төбәк җитәкчеләреннән татарлар турында даими рәвештә күп мәгълүмат ишетүен әйтте. Аның сүзләренчә, кайбер кешеләр төбәкләргә барып, үзләре турында начар фикер калдырып китә һәм җитәкчеләр «дөресен» генә сөйләүче вәкилләрне башкача җибәрмәвен сорый.
«Бер караганда, ул үз фикерен, дөресен әйтә, ләкин ул килә дә, китә, ә халык һәм җитәкчеләр кала. Аннары без «себерке» алып, аның артыннан «себереп» йөрибез. Милләткә хезмәт итү - ул төпле һәм мәгънәле эш. Аны башкарганда үз амбицияләребезне читкә куеп торырга кирәк», - диде Васил Шәйхразыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз