news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразыев: «Ифтар дипломатиясе» татарларның күркәм сыйфатын күрсәтә

«Халыкны ашатып, кунак итеп, без татарларның күркәм сыйфатын күрсәтә алдык», - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев: «Ифтар дипломатиясе» татарларның күркәм сыйфатын күрсәтә
Михаил Захаров

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында "ифтар дипломатиясе"нең әһәмиятен аңлатты.

Форумда Россиянең төрле төбәкләрннән меңнән артык дин әһеле катнашты. 

"Сабантуй - татар халкының иң көтеп алынган, иң зур бәйрәмнәренең берсе. Өлкәләрдә ул әле безнең дипломатия дә. Кемнән генә сорама, барысы да Сабантуйны белә, анда катнашканы, бәйрәм иткәне бар. Безнең быел "ифтар дипломатиясе" барлыкка килде. Без быел күп кенә өлкәләрдә ифтарлар үткәрдек. Халыкны ашатып, кунак итеп, без татарларның күркәм сыйфатын күрсәтә алдык", - диде Васил Шәйхразыев.

Васил Шәйхразыев сүзләренчә, ифтарлар аша чит төбәкләрдә яшәүче татарларга милли аң сеңдереп була. "Безнең өчен иң мөһиме - аларга гаиләләре белән татарлар килә. Ифтарлар аша без халкыбызга барып җитә, аларга милли аң сеңдерә алабыз", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100