news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев һәм Радмир Беляев Сабантуй мәйданчыкларының әзерлеге белән танышты

Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Кама районы башлыгы һәм Түбән Кама мэры Радмир Беляев, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Сабантуй узасы мәйданчыкларда әзерлек эшләре белән таныштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халыклар дуслыгын, мәдәни мирасны һәм милли традицияләрне гәүдәләндерүче иң якты бәйрәмнәрнең берсе булган XXV Федераль Сабантуй 14 июнь көнне узачак. Юбилей Сабантуе вакыйгаларга бай булырга вәгъдә итә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot