news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Васил Шәйхразыев һәм Максим Владимиров Дубайда узачак Сабантуй турында фикер алышты

Кичә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Россия Федерациясенең Дубайдагы генераль консулы Максим Владимиров белән эшлекле очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дубай шәһәрендә узган очрашу барышында Милли Шура рәисе Бөтендөнья татар конгрессының чит илләрдәге милләттәшләргә бәйле проектлары турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында биредә гомер итүче милләттәшләребез ярдәме белән мәдәни, мәгърифәти элемтәләрне тагын да көчәйтү мәсьәләләре күтәрелде.

Сөйләшү барышында 2026 елның дүртенче апрелендә Дубайда узачак татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга аерым басым ясалды. Киләсе елда инде дүртенче тапкыр уздырылачак әлеге бәйрәм гарәп илләрендә гомер итүче татарлар тормышында көтеп алынган мәдәни вакыйгага әйләнде.

Әлеге очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең «Дуслык» Төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Дубайда уздырыла торган Сабантуйның төп кураторларының берсе Фәхретдин Канюкаев киләсе елга бәйрәмне тагын да югарырак дәрәҗәдә уздыру буенча фикерләрен җиткерде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Генераль консул белән агымдагы елның 7 ноябрендә Мисыр Гарәп Җөмһүриятенең башкаласы Каһирә шәһәрендә Гарәп илләре татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында сайланган яңа рәисен – Марсель Әхмәтшинны таныштырды. Альянсның оештыру утырышы 2023 елның 29 апрелендә 17 гарәп иленнән җыелган милләттәшләребез катнашында Дубай шәһәрендә узган иде. Максим Владимиров Гарәп илләре Альянсына мөмкин булган кадәр теләктәшлек белдереп, ярдәм итәчәкләрен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot