Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Васил Шәйхразыев: Горурлык белән алга барырга насыйп булсын
Бүген Казанда 40нчы мәртәбә «Уйнагыз, гармуннар» фестивале үткәрелде. Халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән тәбрикләүләрен ирештерде.
«Россиянең 20 өлкәсеннән 700дән артык гармунчы, катнашучылар бирегә җыелды. Казан сезне бәйрәм көнендә генә түгел, һәрвакыт көтә. 26-28 август көннәрендә дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызны җыйган «Милләт Җыены» узды. Без татарлар шундый халык. Яңгыр ява икән – рәхәт, бәхеткә, дибез. Кояш чыга икән – шулай ук бәхеткә дибез. Горурлык белән алга барырга насыйп булсын», — дип ассызыклады чыгышы вакытында Васил Шәйхразыев.

Алга таба алдынгыларга дәүләт бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Чара ансамбльләр чыгышлары белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз